Саба районында һәлакәттә ике яшьлек бала зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте Шәмәрдән – Югары Утар трассасында килеп чыккан.
Татарстанның Саба районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике автомобиль бәрелешеп, дүрт кеше зыян күргән, тагын берсе җимерелгән машинада кысылып калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Шәмәрдән – Югары Утар трассасында килеп чыккан.
Һәлакәт аркасында 50, 29 һәм 24 яшьлек хатын-кызлар һәм ике яшьлек бала җәрәхәт алган. 53 яшьлек ир-ат машинада кысылып калган, коткаручылар аңа чыгарга ярдәм иткән.
Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев