Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Сабада яшәүченең банк картасыннан бер миллион сум акчасын урлаганнар

Полиция хәбәр итә

 Кырыгалдар,  район кешесе  Л.га  8-985-389-02-21, 8-994-145-45-27  телефоннарыннан  шалтыратып, аның ышанычын   яулаган һәм Интернеттан, Ватсап мессенджерыннан  файдаланып,  586 мең  сум  акчасын үзенә  күчергән. 

 Кем икәнлеге  ачыкланмаган  бәндә урлау    максатын  күздә то­тып, белә торып, Ватсап  мессенджерыннан  файдаланып,  брокер счетыннан акча чыгару сылтавы белән   Саба районы  кешесе А.ның ышанычын  яулап, аның  1041000  сум акчасына ия  булган.

 Билгесез  кеше ачыкланмаган юл белән банктан район  кешесе М.ның бер миллион  сум акчасын  урлаган.

 Билгесез  кеше ачыкланмаган урыннан торып, М.ның паспорт мәгълүматларыннан, электрон почтасыннан,  абонент номерыннан файдаланып, аның исеменә ике банк белән 19350 сумга куллану заемы килешүе төзегән.

 Исерек хәлдәге К.  Байлар Сабасындагы  йорт өйалдында ике  арада   кинәт  килеп  чыккан ызгыш  вакытында  үзенең танышының ботына кухня пычагы белән  чәнчегән.

 Бер угры  Шәмәрдән  авылы  чигендә  урнашкан  урыннан Ш.ның  металл гаражын  урлаган.

Фамилиясе Ш.га башланган бер адәм Шәмәрдәндәге “Пятерочка” кибете  киштәсеннән  ачыктан-ачык 227,20 сумлык  аракы  урлаган.

Әлеге  фактлар  буенча   җинаять эшләре  кузгатылды.

Диләрә Кәримова,

штаб начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев