Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Себердәге урман янгыннарының төтене Казанга да килеп җитте

Күчмә экологик лаборатория мәгълүматлары буенча, һаваны пычрата торган матдәләр концентрациясенең тиешле нормадан артып китүе ачыкланмаган.

Ханты-Манси автономияле округы һәм Көнбатыш Себердәге урман янгыннарының төтене Казанга да килеп җитте. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре квадрокоптер һәм күчмә экологик лаборатория ярдәмендә мониторинг үткәрде. Һавадан пробалар алынды», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Күчмә экологик лаборатория мәгълүматлары буенча, һаваны пычрата торган матдәләр концентрациясенең тиешле нормадан артып китүе ачыкланмаган.

Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре Роспотребнадзор һәм Гидрометеорология хезмәте идарәсендә эшләүчеләр белән берлектә ачыклаганча, төтен таралуга Ханты-Манси автономияле округы һәм Көнбатыш Себердәге урман янгыннары сәбәпче булган.

Фото: Полина Шевчук

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев