Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстан елгаларында боз ватыла һәм язгы су ташкыны килә

Зөя, Мишә, Әнзәр, Мәллә елгаларында бозваткычлар эшли.

Татарстан елгаларында боз ватыла һәм ташкын килеп, су  арта бара. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Зөя, Мишә, Әнзәр, Мәллә елгаларында бозваткычлар эшли. Зөя, Кече Чирмешән, Актай һәм Минзәлә елгаларында тәүлек эчендә елга сулары 160 сантиметрга күтәрелгән.

Югары Ослан һәм Чаллы янындагы Куйбышев сусаклагычында суның күтәрелү дәрәҗәсе критик билгедән ике метрга, Тольятти янында бер метрга түбән.

Буа районында Кыят һәм Черки Кильдуразы авыллары күперләре су астында калган. Хәзер су 130 һәм 195 сантиметрга күтәрелү дәрәҗәсендә тора.
 

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев