Татарстанда бакча йортында янгында өлкән яшьтәге ир-ат һәлак булган
Янгын кичә иртән республиканың Тукай районы «Дубравушка» бакчачылык ширкәтендә чыккан.
Татарстанның Тукай районында 67 яшьлек ир-ат дача йортында янгында үлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Алдагы көнне 6.50 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне 112 бердәм чакыру номерына «Дубравушка»да кечкенә бакча йорты януы турында хәбәр килде», - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
20 минуттан соң ут чыккан дачага «Комсомолец» оешмасы хезмәткәрләре килә. Алар килеп җиткән вакытта йортның түбәсе эчкә ишелеп төшә һәм бина тулысынча ут белән каплана.
Берничә минуттан соң янгын сүндерүчеләр йорт болдыры янында 67 яшьлек йорт хуҗасының гәүдәсен табып ала.
Янгын сүндерүчеләргә 24 квадрат метр мәйдандагы янгынны бетерү өчен 15 минут вакыт кирәк булган. Фаҗиганең сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев