Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда булган пожардан соң ике кешенең гәүдәсен коточкыч хәлдә таптылар

26 февральдә Биектау районында пожар булу сәбәпле ике кеше янып үлде, дип хәбәр ителә ТР буенча РФ МЧС пресса үзәгендә.

Фаҗига 26 февральдә көндез Биектау районының Камай авылында булды. Зур булмаган агач йорт янды. Утның башка йортларга күчү куркынычы юк иде.

Янгынны туктату өчен бер сәгать вакыт кирәк булды. Йорт тулысынча янып бетте. Коткаручылар бик каты янган ике гәүдәне таба алды. Аларның 80 яшьлек ир-ат һәм 68 яшьлек хатын-кыз икәнлеге ачыкланды.

 

 

Янгын чыгуның сәбәбе дип, электр җиһазларын дөрес кулланмау фаразлана.

 

Фото ТР буенча РФ МЧС сайтыннан алынды.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев