Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда ерак юлга йөрүче исерек шофер үзе белән рейска алты яшьлек улын алган

Ир-атны куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән өчен М7 трассасының 971 чакрымында туктаталар.

Татарстанда ерак юлга йөрүче исерек шофер үзе белән рейска алты яшьлек улын алган, дип хәбәр итә Нократ интернет-порталы. 

Әлеге хәл бүген Мамадыштан ерак түгел җирдә, М7 трассасының 971 чакрымында килеп чыга. "МАЗ" йөк машинасын йөртүченең куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән була, ә машина кырыйдагы сул полоса буйлап хәрәкәт итә. Ул шуның белән ЮХИДИ инспекторларының игътибарын җәлеп итә. Тәртип сакчылары фураны тукталар. Тикшерү барышында шоферның исерек икәнелеге ачыклана. Шулай ук кабинада тоткарланган ир-атның алты яшьлек малае да була.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә тәртип бозучы тоткарлана, ә машина штрафстоянкага куела.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев