Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда Иж елгасында баткан балыкчының мәетен тапканнар

5 майда 54 яшьлек ир-ат балыкка киткән һәм югалган.

Татарстанда Иж елгасында баткан балыкчыны таптылар, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Әгерҗе торак пунктында Иж елгасында 54 яшьлек ир-атның юкка чыгуы турындагы мәгълүмат 112 номеры буенча 5 майда хәбәр ителгән. 

Спасатели продолжают поиски пропавшего в Агрызском районе рыбака

Коткаручыларга һәм полициягә югалган ир-атны эзләргә волонтерлар да булышкан.

Коткаручылар һәм волонтерлар берничә көн елга ярын тикшергән. Бу вакыт эчендә 8 чакрымнан артык яр буе, 800 кв метр сулык тикшерелгән.

Бары тик җиде көннән соң гына яр буеннан 3 метр ераклыкта һәм 2 метр тирәнлектә югалган ир-атның мәетен тапканнар.

Ир-атның үле гәүдәсен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев