Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булды
Татарстанда 9 октябрьгә Covid-19 белән авыру сәбәпле 85 үлем очрагы теркәлгән.
Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 инфекциясе белән авыру сәбәпле вафат булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Республикада яңа коронавируслы инфекциядән ике үлем очрагын раслау килде», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
1946 елгы хатын-кызны яңа коронавирус инфекциясе китереп чыгарган ике яклы үпкә ялкынсынуы белән Яр Чаллы инфекция хастаханәсендә яткырганнар. Аның хроник авырулары булган.
Әлмәт район хастаханәсендә ике яклы пневмония белән 1945 елгы ир-атны китергәннәр. Аның хәле йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары кискенләшүе аркасында катлауланган.
Вирус ике очракта да идентификацияләнгән. Белгечләр үлем сәбәбен аутопсия, дип ачыклаганнар.
Татарстанда 9 октябрьгә Covid-19 белән авыру сәбәпле 85 үлем очрагы теркәлгән.
Фото: Татар-информ архивы
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев