Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда соңгы айда ныгымаган бозга чыгу аркасында биш балыкчы үлгән

Калынлыгы кимендә 7 см булганда гына бозга чыгарга мөмкин.

Быелның 20 ноябреннән бүгенгә кадәр Татарстанда 5 кеше суда батып үлгән. 9 кешене коткарганнар. Бу фаҗигалар ныгымаган боз өстенә чыгу белән бәйле. Бу турыда Татарстанның кече суднолар буенча баш инспекторы Юрий Венедиктов «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә әйтте.

«Хәзерге вакытта көннәр җылы тора. Елгалар әле тулысынча боз белән капланмаган, бик сак булырга кирәк. Боз өстенә чыгарга ярамый, бу таләпне үтәмәгән очракта штрафлар яный. Без кешеләргә аңлатабыз, кисәтү ясыйбыз», — диде баш инспектор.

Кешеләр кыш көне балык тотканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, махсус жилет киергә тиеш. Калынлыгы кимендә 7 см булганда гына бозга чыгарга мөмкин, ди белгеч. Тимераякта шуу өчен боз катламы — кимендә 12 см, җәяүләп кичү өчен 15 см булырга тиеш.

Боз бигрәк тә камыш һәм башка суүсемнәре үскән, агымсу урыннарда, күпер асларында, чишмәләр янында юка, тотрыксыз була.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев