Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юл һәлакәтендә “Лада” йөртүчесе салонда кысылып калган

Һәлакәт бүген иртән “Волга” М7 юлының 758нче чакрымында булган.

Татарстанда, Брянскидан килгән фура белән бәрелешкәч, “Лада” йөртүчесе салонда кысылып калган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Волга” М7 юлының 758нче чакрымында булган һәлакәт турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген иртәнге 5тә килгән.

“Лада Гранта” автомобиленең 30 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Брянск номерлы “Мерседес” йөк машинасы белән "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүчесе салонда кысылып калган.

Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән 112нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре җиңел машина йөртүесен автомобильдән чыгарганнар һәм ашыгыч ярдәм табиблары кулына тапшырганнар. Аннары коткаручылар җиңел машинаның аккумляторын сүндергәннәр һәм юлга аккан ягулыкны юдырганнар.

Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасында Казанның 7нче хастаханәсенә озатканнар.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев