Түбән Кама районында дүрт машина бәрелешеп, биш кеше зыян күргән
Зыян күрүчеләр арасында бер бала да бар.
Түбән Кама районында бүген 13.55 сәгатьтә юл-транспорт һәлакәте булган. Түбән Кама – Чистай юлының 40 нчы чакрымында дүрт җиңел машина бәрелешеп, биш кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова җиткерде.
“Зыян күрүчеләр арасында 2004 елда туган бер бала да бар. Бер зыян күрүче авыр хәлдә, өчесенең хәле уртача дәрәҗәдә. Алар Түбән Кама районы хастаханәсенә китерелде. Ә баланың хәле уртача авырлыкта. Ул Түбән Кама районы балалар хастаханәсенә озатылды”, – дип җиткерде министрлык вәкиле.
Юл-транспорт һәлакәте булган урында Кама Аланы ашыгыч ярдәм бригадасы һәм Түбән Кама районы хастаханәсе табиблары эшләгән.
Фото: https://regnum.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев