Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Кама районында канализациягә төшеп өч эшче үлгән

Татарстан Республикасы Түбән Кама районы Каенлы авылында канализация коесын чистарткан вакытта газ белән агуланып өч ир-ат үлгән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Тагын ике эшчене ашыгыч рәвештә Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр. Mash Iptash телеграм каналы мәгълүматларына караганда, «ЖилкомСервиса» компаниясенең дүрт хезмәткәре бүген иртән чистартуга керешкән булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, газдан аңын югалткан оператор беренче булып эшкә керешкән була. Машина йөртүче аңа ярдәмгә килә, әмма ирне тартып чыгара алмый, чөнки үзе дә агулы капкынга эләгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев