Түбән Камада «Лада» автомобиле «Хендэ» белән бәрелешкәннән соң яны белән ауган
Авария нәтиҗәсендә «Лада» автомобиленең 58 яшьлек пассажиры имгәнгән.
Түбән Камада «Лада» автомобиле «Хендэ» белән бәрелешкәннән соң яны белән ауган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар авария булган урыннан фото урнаштырган.
Юл һәлакәте Шинниклар проспектындагы 53нче йорт каршында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 14нче модель «Лада» автомобилен идарә итүче 26 яшьлек егет борылганда «Хендэ» машинасына юл бирмәгән. Корея автомобиле кагыйдә бозучыны юлдан чын мәгънәсендә этеп чыгарган. Бәрелү шундый көчле булган ки, Россия машинасы яны белән ауган, ике ишеге дә салон эченә батып кергән.
Авария нәтиҗәсендә «Лада» автомобиленең 58 яшьлек пассажиры зыян күргән. Төрле тән җәрәхәтләре алган хатын-кызны хастаханәгә озатканнар.
Фото: соцсети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев