Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Теләче районы Казаклар авылы янәшәсендә 26 яшьлек мотоциклчы егет һәлак булган

Фаҗигале хәл иртәнге сәгать дүрттә килеп чыккан.

Теләче районында идарәне югалтып 26 яшьлек мотоциклчы егет һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Фаҗигале хәл иртәнге сәгать дүрттә Казаклар авылы янәшәсендә булган. “Кавасаки” мотоциклындагы егет идарәне югалткан һәм юл кырыена төшкән. Ул урында ук һәлак булган. 20 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр алган, әмма хастаханәгә барудан баш тарткан.

Юл-транспорт һәлакәте урынында 134нче янгын-сүндерү часте хезмәткәрләре, табиблар һәм полицейскийлар эшләгән.

Фото: ГУ МЧС по РТ

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев