Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Төнлә Казанда җиңел автомобиль юл читендә калдырылган «ГАЗель»гә килеп бәрелгән

Авария төнге берләр тирәсендә Минская урамындагы 18нче йорт янында булган.

Төнлә Казанда җиңел автомобиль юл читендә калдырылган «ГАЗель»гә килеп бәрелгән, машина йөртүче зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген 1.15 сәгатьтә Минская урамындагы 18нче йорт янында 13нче модельле „Лада“ автомобиленең 27 яшьлек йөртүчесе юл читендә калдырылган «ГАЗель»гә килеп бәрелгән», — дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Нәтиҗәдә, машиналарның икесе дә тротуарга килеп кергән. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев