Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

«Царево» комплексы янындагы авариядә бер хатын-кыз үлгән, берничә кеше имгәнгән

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Казан – Шәмәрдән трассасында килеп чыккан.

Казаннан ерак түгел урнашкан «Царево» торак комплексы янындагы авариядә бер хатын-кыз кыз үлгән, берничә кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Авария бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Казан – Шәмәрдән трассасында килеп чыккан. Казаннан «Царево» торак комплексына таба хәрәкәт итүче «Нексия» автомобиле тимер коймага килеп бәрелгән, шуннан соң 15нче модельле «Лада» машинасы белән бәрелешкән», - дип сөйләде әлеге авариянең шаһитлары.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авария нәтиҗәсендә «Лада» автомобиленең хатын-кыз пассажиры һәлак булган. Тагын берничә кеше төрле җәрәхәтләр алган.


 

Фото: очевидцы

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев