Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Тукай районында ике йөк машинасы һәм җиңел машина бәрелешкән

Авария М-7 трассасында “Колосок-2” бакчачылык ширкәте янында булган.

Тукай районында җиңел машина һәм ике йөк автомобиле бәрелешеп ике кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га авариянең шаһитләре хәбәр итте.

“Юл-транспорт фаҗигасе кичә, кичке алтылар тирәсендә М-7 трассасында “Колосок-2” бакчачылык ширкәте янында булган. “КАМАЗ”, “ДАФ” йөк машиналары һәм “Хендэ” җиңел автомобиле бәрелешкән”, - дип сөйләделәр шаһитләр.

Алар әйткән мәгълүмат буенча, җиңел машина йөртүчесе һәм пассажир хатын-кыз төрле җәрәхәтләр алган. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Бәрелешкән вакытта машиналар койманы җимергән һәм йөк машинасының ягулык багын тишкән. Ягулык агуны фура йөртүчесе үзе туктаткан.

Фото: Очевидцы

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев