Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Уфада 14 яшьлек укучы кызны бәрдергән поездны эзлиләр

Уфа халкы белән тәүлек дәвамында эзләгән мәктәп укучысы тимер юлда үле килеш табылган.

Уфада 14 яшьлек укучы кызны бәрдергән поездны эзлиләр. Башкортстан полиция хезмәткәрләре һәм волонтерлары тәүлек дәвамында эзләгән мәктәп укучысы тимер юлда үле килеш табылган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Кичә иртән кызның әти-әниләре полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Өченче көн кыз бала өйдән чыгып киткән һәм шуннан кайтмаган. Эзләүгә волонтерлар кушылган, алар социаль челтәрләр аша кызның фотосын тараткан.

Бүген иртән кызның үле гәүдәсен тимер юл эшчесе тапкан. Полициягә ул хәбәр иткән.

Кызның гәүдәсе Уфа – Черниковканың 1623нче километрында табылган. Җәрәхәтләр буенча, кызны поезд бәреп китүе ачыкланган.

Хәзер Транспорт буенча Россия Тикшерү комитеты тикшерүчеләре бу эшне ачыклау белән шөгыльләнә. Әлегә җинаять эше ачу турында карар булмаган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев