Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Урман янгыннары сәбәпле, Марий Элда гадәттән тыш хәл режимын керттеләр

Төбәк башлыгы эвакуацияләнгән кешеләргә тукланудан алып психологик ярдәмгә кадәр күрсәтүне йөкләде.

Марий Эл башлыгы Александр Евстифеев төбәктә урман янгыннары аркасында гадәттән тыш хәл режимын кертү турындагы указга имза куйды.

Янгын 18 августта башланды, аны әле дә локальләштереп булмый. Ут Студенка, Сосновый Бор бистәләренә һәм якындагы торак пунктларга күчәргә мөмкин. Моннан тыш, янгын республиканың Звениговск районы территориясенә таралу куркынычы бар.

Төнлә Александр Евстифеев янгын сүндерү өчен төп көчләр җәелдерелгән урынга барды. «Сосновый бор» шифаханәсеннән 132 ял итүчене һәм 57 персоналны эвакуацияләгәннәр. Соңрак шулай ук Шап күленең шәһәр яны сәламәтләндерү учреждениеләрендә эвакуация үткәрелде.

Төбәк башлыгы эвакуацияләнгән кешеләргә тукланудан алып психологик ярдәмгә кадәр күрсәтүне йөкләде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Марий Элда табигый янгынны сүндерүгә Оборона министрлыгы һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вертолетлары җибәргәннәр. Подробнее: https://tatar-inform.tatar

фото пиксабай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев