ЯҢА ЕЛНЫ АЛДАН БИЛГЕЛӘП ҮТӘ БАШЛАГАН 51 ЯШЬЛЕК ИР ӨЧЕН БӘЙРӘМ ФАҖИГАЛЕ ТӘМАМЛАНГАН
Башкортстанның Баймак районында яшәүче 51 яшьлек ир Яңа елны алдан ук бәйрәм итә башлаган. 29ы көнне ул аягында йөри алмаслык дәрәҗәгә җитәрлек эчә һәм урамда егылып йоклап китә. "Шестеркада"гы 17 яшьлек егет аны күрмичә таптата.
Егет һәм аның пассажиры шунда ук ирне өенә илтәләр. Әмма 30 декабрьдә ир һәлак була дип хәбәр итә Собкор02 сайты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев