Ялган хәбәр җиткергән
2019 елның 23 июнендә 16 сәгать 37 минутта район эчке эшләр бүлегенең дежур частена телефоннан Сабада шартлау булачагы турында хәбәр алына. Бәхеткә каршы, әлеге хәбәр ялган булып чыга.
Шалтыратучы үзенең фаш ителмәсенә ышангандыр, мөгаен. Әмма безне капчыкта яшереп кала алмыйсың. Ялган хәбәр җиткереп ыгы-зыгы тудырган, никадәр кешенең эшенә зыян салган бәндәнең эзенә төште оперативниклар. Ул Олы Арташ авылында туган, хәзер Байлар Сабасында яшәүче 60 яшьлек Гарәфетдин Зәйнетдинов булып чыкты. Террорлык акты белән куркытучының үткәне дә ирексез тормыш белән бәйле. Урлашканы һәм кеше талаганы өчен ул 2013 елда Саба районы суды хөкем карары нигезендә 5 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, кырыс режимлы колониягә җибәрелгән. Моннан тыш аны Лаеш районы һәм Казанның Яңа Савин, Вахитов районнары судлары да хөкем иткән. Һаман да шул кулы тик тормаганы өчен. Кыскасы, Гарәфетдин Зәйнетдинов иреккә 2019 елның 18 мартында гына чыга. Тагын өч айдан исерек хәлдә, ялган хәбәр җиткереп хулиганлык гамәле кыла. Шуның белән хокук саклаучылардан үч алырга, аларны ялган хәбәрне тикшерүгә җәлеп итәргә, власть органнары эшчәнлегенә зарар салырга, халык арасында паника тудырырга ниятләгән.
Тик аның бу яман эше барып чыкмады. Ул суд каршына басты. Саба районы суды аны РФ Җинаятьләр кодексының 207 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда, ягъни шартлату әзерләнү хакында күрәләтә ялган хәбәр бирүдә гаепле дип тапты һәм бер елга иреген чикләү турында хөкем карары чыгарды.
Энҗе Фәйзетдинова,
район прокуроры ярдәмчесе
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев