Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзән янында ике автомобиль катнашындагы юл һәлакәтендә бер йөртүче үлгән

Кичә 10.30 сәгатьтә Яшел Үзән янындагы Казан – Йошкар-Ола урау юлында юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган. Бу турыда «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» белән идарә итүче 38 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыккан, әмма идарә итә алмаган һәм Toyota внедорожнигы белән бәрелешкән. «Лада» автомобиле йөртүче алган җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында ук үлгән.

«Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның гаебе тикшерүдән соң билгеле булачак. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм игътибарлы булырга өнди», - диде Россия Эчке эшләр министрлыгы Яшел Үзән районы буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиатуллин.

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев