Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

20 килограммнан киметмәскә!

"Курсабаш" җәмгыятендә үткән семинар-киңәшмәдә район тер­лек­челәренең узып киткән беренче квартал эшенә йомгак ясадылар, алдагы көннәргә бурычлар куйдылар.

Аның эшендә район башлыгы Рәис Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ида­рәсе начальнигы Гафур Хә­сәншин, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Беренче апрельгә район хуҗалыкларында 24796 баш мөгезле эре терлек исәплә­нә, шуның 7100е савым сыерлар. Быелның 3 аенда тулаем җи­тештерелгән сөт 123635 центнерны тәшкил иткән, бу күрсәткеч үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 112 процентка артыграк. "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе, "Симет" хуҗалыгы, "Саба" җәмгыятенең Явлаштау бригадасы сыерларның продуктлылыгын шактый арттыруга ирешкән. Район башлыгы саннарны анализлаганда, ит, сөт җитештерүне киметкән һәм яшь үрчем үлеменә юл куелган хуҗалык җитәкчеләрен тәнкыйтьләде. Андыйларга җавап та тотарга туры килде.

-Районның уртача күрсәтке­ченнән арткан хуҗалыклар шактый. Без сөт һәм ит җитештерүне ел башыннан 10 процент үсеш белән тәэмин итәргә дип бурыч куйган идек. Берничә ху­җалыктан кала, калганнарында үсеш бар, - дип беренче кварталда башкарылган эшкә нәтиҗә ясады идарә башлыгы. Кайсы хуҗалыкның күпме ит-сөт җитештергәнен таблицаларда күрергә мөмкин.

Киңәшмәдә бозау алу, баш санын саклап калу, тәүлеклек үсеш кебек терлекчелектәге мө­һим күрсәткечләр турында да нәтиҗә ясалды. Бер сыерга көнлек савымны 20 килограммнан киметмәү бурычы куелды.

Киңәшмәдә язгы кыр эшләренә әзерлек - техника ремонтын төгәлләү, чәчүлек орлыкларны барлау, ягулык-майлау материаллары һәм ашлама туплау кебек кичектергесез көндәлек эшләргә игътибарны арттыру кирәклегенә басым ясалды. "Курсабаш" җәм­гыятенең техника паркы, чәчүлек орлык сакланучы амбар, сенаж чокырындагы эш барышы каралды. Техника паркы һәм сөтчелек комплексы янәшәсенә куелган видеокамераларның сакчыллык һәм хезмәт хакы хисаплауга уңай йогынтысы барлыгын билгеләп үтте хуҗалык җитәкчесе Ленар Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев