29 март – Рәҗәб аеның беренче көне.Уразага әзерләнә башлыйк.
Динебез Исламда Һиҗри календарь буенча Рәҗәб, Шәгъбән һәм Рамазан айлары бик изге, мөбарәк айлар дип санала. Бу айларда кылган изгелек-гамәлләрнең савабы иксез-чиксез, диелә. Башка көннәрдә бер изгелеккә ун әҗер булса, бу өч айда Аллаһы тарафыннан бер изгелеккә, Коръәннең һәр хәрефенә 100-30000 әҗер-саваплар бирелер. Бу айда ике изге кичә бардыр: 31...
Динебез Исламда Һиҗри календарь буенча Рәҗәб, Шәгъбән һәм Рамазан айлары бик изге, мөбарәк айлар дип санала. Бу айларда кылган изгелек-гамәлләрнең савабы иксез-чиксез, диелә. Башка көннәрдә бер изгелеккә ун әҗер булса, бу өч айда Аллаһы тарафыннан бер изгелеккә, Коръәннең һәр хәрефенә 100-30000 әҗер-саваплар бирелер. Бу айда ике изге кичә бардыр: 31 март - Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич - Рәгаиб кичәсе дип атала. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе дә. һәм 24 апрель - Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә - Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына кылган могҗизалы сәяхәте. Мигъраҗ уразасы 100 төн ураза тотуга тиңләнә. Рәҗәб ае- мәгъфирәт, күп гөнаһлар ярлыкана торган ай. Бу айда көндез ураза тотып, кичләрен гыйбадәт белән үткәрүчеләр кабер газабын күрмәсләр, диелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу өч ай турында: "Рәҗәб - Аллаһның ае, Шәгъбан - минем аем, Рамазан исә өммәтемнең аедыр", - дигән һәм: "Аллаһым, безгә Рәҗәб вә Шәгъбанны мөбарәк кыл һәм безне Рамазанга ирештер", - дип дога кыла торган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев