Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

6 октябрь көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында “Кеше матур эше белән” дип исемләнгән кичәбезне авылыбызның иң мөхтәрәм кешесе, үзенең 80 яшен билгеләп үтүче ветеран укытучыбыз Расиха Шәяхмәт кызы Ризвановага багышладык [+фоторепортаж]

6 октябрь көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында "Кеше матур эше белән" дип исемләнгән кичәбезне авылыбызның иң мөхтәрәм кешесе, үзенең 80 яшен билгеләп үтүче ветеран укытучыбыз Расиха Шәяхмәт кызы Ризвановага багышладык. Мәктәптә эшләү дәверендә аның томышында үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәре санап бетергесез күп булгандыр. Расиха апа күпме...

6 октябрь көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында "Кеше матур эше белән" дип исемләнгән кичәбезне авылыбызның иң мөхтәрәм кешесе, үзенең 80 яшен билгеләп үтүче ветеран укытучыбыз Расиха Шәяхмәт кызы Ризвановага багышладык.
Мәктәптә эшләү дәверендә аның томышында үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәре санап бетергесез күп булгандыр. Расиха апа күпме кеше күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салган. Карасаң, бүген дә йөзегездә шул ук мөлаемлык, чибәрлек, очкын чәчеп торган күзләр. Кайчандыр чем-кара чәчләргә генә бераз бәс кунган да, гүя , эрергә өлгермәгән.
"Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып - көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы укытучыбыз .Мәктәп елларында сез безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдыгыз. Сез безгә җил - яңгыр тидермичә,үз балагыздай якын күреп, ярдәм кулын суздыгыз. Безнең киңәшчебез һәм сердәшчебез булдыгыз. Сезнең акыллы киңәшләрегезне , үгет -нәсихәтләрегезне беркайчан да исебездән чыгармабыз. Рәхмәт сезгә,барысы өчен дә,"- диләр берничә буын укучылары.
Юбилярыбызны котларга балалары, оныклары, хезмәттәшләре, әти-әниләр, туганнары, дуслары, күршеләре, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары,авылдашлары, бик күп санлы укучылары килде.Кунаклар Теләче районыннан да, Казаннан да кайтканнар иде. Өлкәннәрнең барысы да яшьлек елларына сәяхәт итте, хәтер китапларын кузгатып, хатирәләрен яңартты бу көнне.
Ихласлылыгы, зирәклелелеге, йомшак күңелле, шул ук вакытта көчле рухлы булуы белән күпләргә үрнәк Расиха Шәяхмәтовна.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Йортыбызда булсын бәрәкәт.
Җан җылыгыз, саф күңелегез өчен,
Барыбыздан сезгә мең р ә х м ә т!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев