Аны әтисе нигезе көткән
Илебез тарихында урынсызга "торгынлык чоры" дигән яманат алган җитмешенче елларда социалистик ярыш энтузиазмы авыл хуҗалыгында нык таралып, хезмәттә каһарманнар, үз эшләренең осталарын тудырды, күпләрне олы хөрмәткә лаек шәхесләр итеп үстерде, орденлы-медальле итте.
Хәзер инде аксакал яшенә җиткән шундый ихтирамга лаек затларның берсенең бүгенге тормышы белән кызыксыну теләге безне Баландыш авылына (Теләче районы) китерде. Сигезенче дистәсен ваклаган Миңнегали абый Сафин безне Ленин, Хезмәт Кызыл байрагы орденнары, Казанның меңьеллыгы, ВДНХның көмеш, бронза медальләре, бишьеллык ударнигы күкрәк билгеләре тагылган костюмын киеп каршы алды. Әгәр узган гасырның 90нчы елларында заман үзгәреп китмәсә, бүген алар янына Социалистик Хезмәт Герое медален дә тагып йөрисе хезмәт ветераны иде ул. Хәер, 23 яшеңдә үк тыныч тормышта "Хезмәттәге батырлык өчен" медале алу - үзе зур геройлык бит. Миңнегали беренче егетлеген 15 яше тулганчы ук эшли.
Сугыштан соңгы чорда ишле гаиләдә туйганчы ипи дә ашый алмаган малай һөнәрле булу һәм тамагын үзе туйдыру теләге белән 1949 елның августында авылдан арыш араларыннан качып чыгып китеп, Казанга юл тота. Әмма аңа Кукмарада итек басу, слесарь, токарь һөнәрләренә өйрәнү язган булып чыга.
Аннары яшьлек романтикасы белән Урта Азиягә китмәкче була. Әмма барып та чыкмый аларның сәфәрләре. Өч качкынны (берсе авылдашы Госман) Сергач станциясендә үк тоткарлыйлар. Документлары Кукмарада калган, үзен түгәрәк ятим итеп күрсәткән, авылы исемен дә "белмәгән" "безпризорник" М.Сафинны башта Арзамастагы балалар учреждениесенә озаталар, аннары Горький өлкәсендә колхозларның берсенә эшкә җибәрәләр. Миңнегали дуңгыз да көтә, сыерлар да карый. 1952 елда СССР Хөкүмәте тракторчы-комбайнчыларның квалификациясен күтәрү турында карар чыгаргач, механизаторлар әзерләү мәктәбен тәмамлый. "Шул чакта минем түбәм күккә тиде, балачак хыялым чынга ашты бит. Мине "Сталинец-6" комбайнына утырттылар. Аны үзебезчә "Штанын чиш" дип йөртә идек, ә мин "Шустрый татарчонок"ка әйләндем. Ул арада чирәм җирләрне үзләштерү башланды һәм мин - ике еллык механизатор тәҗрибәле егет - юллама белән 1954 елда Казахстанга китеп бардым",- дип искә ала М.Сафин ул елларны.
Миңнегали абыйның хөрмәткә күмеләчәк хезмәт юлына әнә шулай казах далаларында сукмак салына, "У-2" дан башлап, нинди генә трактор иярләми ул, казах егетләрен техника серләренә өйрәтә, ватыкларын, тылсымлы таяк белән селтәгәндәй, эшкә яраклы итә. Дүрт елга сузылган чирәм җирләрне үзләштерү эпопеясе "Хезмәттәге батырлык өчен" медале алу һәм яшьлек романтикасын туган җирне сагыну хисе алыштыруы белән төгәлләнә.
Әлбәттә, совхоз директоры Әсәнбаевның дистәләгән ватык тракторга җан керткән, һәрвакыт алдынгы булган егетне далада калдырасы килә, ниләр генә вәгъдә итми, ял алып әти-әнисе янына кайтып киткәч тә, үзенә чакырып ай саен телеграмма суга. Кабат Казахстанга китеп барган Миңнегалине абыйсының "Күп йөрдең читтә, хәзер минем чират, сине әти нигезе көтә" дип язган хаты Баландышка кайтара. Бу юлы инде бөтенләйгә.
Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев