Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Автоледи -2017” ачыкланды (+фотолар)

Узган шимбәдә районның "Автоледи-2017" җиңүчесе ачык­ланды. ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт учреж­дениесенең район бүлекчәсе тарафыннан оештырылган чираттагы бәйгедә 6 гүзәл зат катнашты. Рульгә утырган хатын-кызларның машина йөртү ос­талыгын бәяләү һәм үстерү, гомумән, юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә игътибарын юнәлтү максатында республикада бу бәйге инде 20 елга якын үткәрелә....

Узган шимбәдә районның "Автоледи-2017" җиңүчесе ачык­ланды. ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт учреж­дениесенең район бүлекчәсе тарафыннан оештырылган чираттагы бәйгедә 6 гүзәл зат катнашты.

Рульгә утырган хатын-кызларның машина йөртү ос­талыгын бәяләү һәм үстерү, гомумән, юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә игътибарын юнәлтү максатында республикада бу бәйге инде 20 елга якын үткәрелә. Автомобиль йөртүче кызлар районыбыз юлларында елдан-ел күбрәк күренә, ә менә ир-егетләрнең аларга мө­нәсәбәте төрлечә. Тукталышка аркылы куелган машина булса: "Әлбәттә, руль артында хатын-кыз!"- диләр. "Автоледи-2017" конкурсында катнашучылар хатын-кызларның ав­то­мобиль белән алардан ким йөрт­мәүләрен күрсәттеләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бе­лүне тикшерү исә һәркемне дулкынландыра. Билетлар да күз ияләшкәне түгел, алар ел саен үзгәреп тора. Шуңа күрә: "Бәйгедән соң машина йөртү хокукын алырлар", - дигән шаяртулар да булды. Имтихан алучы инспектор Илнур Насыйбуллин белән бүлекчә начальнигы Гүзәл Ягәфәрова аларны тынычландырды: "Борчылмагыз. Бу бит конкурс, ә "права" алуга имтихан бирү түгел". Бу киңәш дөрес җавапларны күпкә арттырды.

Бәйгенең автомобильне фи­­гуралы йөртү этабы да җиңел түгел. Шулай да "авто­леди"ларның берсе дә каушамады. Автомобильне арты һәм яны белән "гаражга" керткәндә бер фишканы да аудармадылар алар. Артка таба "сигезле" ясап йөргәндә генә кайберәүләргә берничә тапкыр алга биреп алырга туры килде. Ике этаптагы гомуми баллар буенча иң яхшы нәтиҗәне финанс-бюджет палатасында эшләүче Гөлия Кәшипова күр­сәтте. Икенче урын Миләүшә Насыйбуллинага бирелде. Өченче урынны Гөлназ Хәбибуллина алды. Тимершыктан бәйгедә беренче тапкыр катнашкан Алинә Шәрифуллина 4нче булды.

Беренче урынны алучыга инструментлар җыелмасы, икенче һәм өченче урыннар өчен GPS трекерлы сәгать һәм Wenner чәйнеге, катнашучыларның кал­­ганнарына термос, термокружка һәм карт-редерлар тап­шыру бәйрәмнең йом­гаклау өлеше булды. Бәйгедә берничә ел катнашып та җиңгәне булмаган Гөлия Кәшиповага район данын республикада якларга туры киләчәк. "Ныклап әзер­ләнәсе була, сынатмаска исәп",- диде ул

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев