Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бадминтончы Регина

Бадминтон - Сабада олысы-кечесе яратып уйнаган спорт төрләреннән берсе. Ярышларда ирешелгән уңышларыбыз да бар. Аларның байтагы Иштуган урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы Регина Галиәхмәтова исеме белән бәйле.

Ул бадминтон белән 10 яшеннән шөгыльләнә. Беренче тренеры - Айдар Мәрданов. "Айдар Илдарович бадминтон түгәрәген ачуга күнегүләргә йөри башладым,- ди Регина. - Аннары Саба аграр көллиятендә үткәрелгән ярышта миңа тренер Ольга Игоревна Иващенко исемле тренер игътибар итте. Без аның белән төрле ярышларга йөрдек. Ике ел Виктор Медведев исемле тренерда шөгыльләндем һәм Израиль, Греция, Эстония илләрендә 1нче урыннар алып кайттым. Чит илләрдәге ярышлар, бадминтончылар белән аралашу, дуслашу күңелгә уелып калды. Иң истә калган ярышлардан Татарстан чемпионатында дүрт ел рәттән беренчелекне алдым. Саратов шәһәрендә уздырылган "Yonex гран-при" турнирларында I, II урыннарны яуладым. Екатеринбург шәһәрендә уздырылган шушындый ук ярышта ялгыз уенда- 2нче, парлы уенда -1нче, микста 2нче урыннар алдым. Самарада 3нче нәтиҗә күрсәттем.
Регина уку белән спортны бергә алып бару җиңел булмавы турында сөйли. "Әлбәттә, авыр, чөнки укуда да калышмаска кирәк. Аннан тыш мин әле Аллаһияр
һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исемендәге музыка мәктәбенең Шәмәрдән филиалында вокал, фортепиано, хор бүлекләренә дә йөрим. Ярышларга киткәндә үзем белән дәреслекләр, китаплар алам, юлда, ярышлар булмаган вакытларда укыйм, өйрәнәм. Кайткач әнием, әбием, укытучылар белән өстәмә шөгыльләнәм",- ди ул
"Бадминтон спорты авырдан бирелдеме?" - дигән сорауга: "Җиңел булмады, тырышлык, үз өстеңдә эшләү, һәрвакыт шөгыльләнү кирәк. Бадминтон мине үзенә тартты һәм мин аннан башка алга таба тормышымны күз алдыма китерә алмыйм . Минем бу уен төрендә олимпиадаларда катнашасым, унышларга ирешәсем килә",- дип җавап бирә.
Хәзерге вакытта Регина Саратов шәһәрендә узган "Всероссийские рейтинговые юношеские соревнования. Кубок Первого космонавта Ю.А.Гагарина" дип аталган ярышта катнаша. Алдагы елда үзенең пары Ольга Соколова (Екатеринбург) белән 1нче урын алган иде. Быел да сынатмас дип ышаныйк. Уңышлар сиңа, Регина!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев