Балаларны караучысыз калдырмыйк
Татарстанда янгыннарда балалар җәрәхәтләнү очраклары ешайды.
Күңелсезлекләр әти-әниләрнең балигъ булмаган балаларын, куркыныч янавын уйламыйча, өйдә ялгыз калдырулары сәбәпле килеп чыга. 2016 елның 24 сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә бер фатирда янгын чыга. 2009 елгы кыз бала ялгыз фатирда калган була һәм төрле тән җәрәхәтләре ала. Ике көн узуга шул ук шәһәрдә булган янгын нәтиҗәсендә 2009 елгы бала зыян күрә. Фатирда ялгызы гына калган малай электр җылыткычын токка тоташтырып, диванга куеп калдыра. Күпмедер вакыттан соң төтен исен тоеп, малай диван яна башлаганын күреп, су сибеп сүндермәкче була. Мөстәкыйль рәвештә сүндерә алмагач, бала фатирдан чыгып йөгерә.Янгыннарда балаларның имгәнү һәм үлем очракларын булдырмау өчен аларны өйдә караучысыз ялгыз калдырмаска кирәк.
Айнур Галимуллин,
Теләче һәм Саба районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев