Байлар Сабасында яшәүче яшь ата сыра эчкән хәлдә тавыш чыгарган
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 20 апрельдә үткән чираттагы утырышында административ һәм башка төрле хокук бозулар белән бәйле 13 эш каралды.
Беренче көн тәртибе буенча Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов җирлектә яшәүче социаль яктан авыр гаиләләр, аларны ачыклау, бала тәрбияләүдә үз вазифаларын үтәмәгән әти-әниләргә карата алып барылган эшчәнлек, башка мәсьәләләр хакында сөйләде. Радик Хәйретдинов әйтүенчә, җирлектә социаль яктан авыр хәлдәге өч гаилә исәпләнә. Алар авыл җирлеге, хокук саклау субъектлары тарафыннан даими контрольдә тора. Шуңа да карамастан, ата-аналарның балалары язмышына караганда спиртлы эчемлекләрне өстен күрүләре бик аяныч. Шулай ук утырышта Саба гимназиясенең ике укучысы арасында үзара низаг чыгып, берсенә тән җәрәхәтләре ясалу факты тикшерелде. Гаеплеләр кисәтелде, әти-әниләренә шелтә белдерелде. Байлар Сабасында яшәүче яшь атаның сыра эчкән хәлдә тавыш чыгаруы, үзен контрольдә тота алмавы сәбәпле төзелгән материал каралды. Балигъ булмаган Н. һәм Х.ларга җәмәгать тәрбиячеләре булып беркетелгән Дания Галимуллина, Гөлнар Шәфыйкова яшүсмерләр белән профилактик чаралар уздыру, шәхси социаль паспортларын булдыру, кыскасы, эшчәнлекләренең төп юнәлешләре хакында сөйләделәр. Төрле хокук бозулар белән учетка алынган укучылар ялгышларына үкенүләрен белдереп, бүтән тискәре гамәлләр кылмаска ышандырганнар.
Утырышка утка, суга, коммуналь хезмәтләргә бурычлары җыйналган күп балалы гаиләләр дә чакырылган иде. Аларның түләмәү сәбәпләре ачыкланып, тиз арада бурычларын кайтарырга ышандырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев