“Бәхет хатлары” көтмәгез
Эшләүчеләр ел саен РФ Пенсия Фондыннан булачак пенсия күләме, исәптә тупланган акчалар турында мәгълүмат булган "Бәхет хатлары" ала иде.
Әлеге хатларны җибәрү Фонд һәм дәүләт бюджетына 3 миллиард сумга төшә икән. Артык чыгымнарны киметү максатыннан быелдан башлап бу хатларны җибәрү туктатылачак. Тоташ компьютерлаштыру, югары технологияләр заманында һәр потенциаль пенсионер үз исәбендәге мәгълүматларны махсус сайт-порталга кереп яки пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп белә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев