Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Библиотөн-2017": Район үзәк китапханәсендә Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган квест үтте [+фото]

21 апрель көнне район үзәк китапханәсенең методик бүлеге Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап, кичен китапханәгә килүче китап укучыларга библио-квест үткәрде. Библио-квест ул - Квест (ингл. теленнән - "эзләү, предметны эзләү") үзеңә кирәкле әйберне эзләү.

Бу уенда катнашучылар һәр тукталыш саен ("Су анасы", "Күбәләк", "Музей", "Шүрәле") биремнәр үтәп тылсымлы сүзләр җыйдылар. Соңгы тукталышта сүзләрдән мәкаль төзелде. Чара барышында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалып, Г.Тукайның шигырьләрен укыдылар һәм кунакларның үзләре иҗат иткән шигырьләрен дә тыңладылар. Библиотөн "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев