Гомер баскычлары буйлап
Хәзерге заман гәҗитләрендә сугыш чоры балалары хакында күп языла. Ул язмаларда һәркем үзенең язмышын тасвирлый. Язмышлар да күп төрле. Ни генә дисәң дә, бер мәртәбә дә "әти" дип әйтә алмаган кешеләрнең язмышы җиңел булмады.
Бигрәк тә сугыш башланган елда туган балаларга рәхим-шәфкать булмады дисәм дә ялгыш булмас кебек тоела.
Без күршем Нурия белән шул хисапка керәбез. Нурияләр өчәү - Рузия, Айрат. Бәләкәй генә Мәликә апага аларны ашатып, киендереп, өйләрен җылытып яшәү тиеш булды. Хәзерге заман күзлегеннән караганда бу бөтенләй дә мөмкин эш түгел. Без дә әниебез Мәшһүдәгә өчәү. Әби 76 яшьтә, өч яшьлек абыем Мидехәт һәм сугыш башланып өч ай үткәч туган мин. Әниләребез хакында кыска гына итеп шуны әйтәсе килә: алар хакында Мөхәммәт Мәһдиев кебек мәшһүр язучы булса, һәрберсенә Кави Нәҗми язган "Язгы җилләр" романы кебек бер роман язып булыр иде. Шуның өчен мин аларга намаз укыган саен дога кылам. Алар үз гомерләрендә бер мәртәбә "бисмилләх" әйтмәсә дә, оҗмахның түрендә булсыннар иде дип Ходайдан сорыйм. Бу җөмлә алар бер мәртәбә Аллаһы Тәгаләне искә алмадылар дигән сүз түгел, алар инде мәрхүмәләр, үлгәнче намазларын укып, ахыргы көнгә кадәр үзләренең ирләрен Тимершаех белән Шакирның исән-имин кайтуларын теләп, дога кылып яшәделәр. Әмма бу аларга насыйп булмады.
Сугыш елы көннәрен һәрбер җирдә сәгатьләп түгел, минутлап санап уздырдылар. Әкренләп ач-ялангач булса да, сугыш чоры балалары - без дә аякка бастык. Сугыш бетте, без дә үсеп мәктәпкә укырга кердек. Мәктәп еллары үзе бер аерым тема. Бәхеткә, безнең авылыбызда 7 еллык мәктәп булды. Анда бик шәфкатьле укытучылар гыйлем бирделәр. Гаиләдә мөмкинлекләре булган кешеләр алга таба укуларын дәвам иттеләр. Безгә ул насыйп булмады. Алга таба һәркем үз тормышын булдыра алган кадәр дәвам итте.
Сугышка киткән 250 кешенең яртысы, ягъни 124 е генә әйләнеп кайтты, аларның да күбесе инвалид - эшкә яраксыз иде. Шуның өчен сугыш чоры балаларына 9-10 яшьтән эшкә тотынырга туры килде. Ул заманда колхозлар әкренләп аякка баса башлады. Фермаларга эшче куллар кирәк булды. Миңа, 5 классны бетергәч үк, колхозның бозауларын көтәргә туры килде. Кыш көне әниләргә булыша-булыша, 7 классны тәмамладым. Ул вакыттагы колхоздагы һәм авылдагы мал көтүләрен санап узу кирәктер. Һәр урамда каз көтүе, ферманың бозау көтүе, көндезге ике ат көтүе, кичке ике ат көтүе (бездә ул вакытта ике колхоз - Марс һәм Шверник), сыер көтүе, төнге сыер көтүе. Авыл халкының маллары ике көтү иде, тана көтүе, ике дуңгыз көтүе. Ялгышмасам, каз көтүеннән башка 27 көтүче кирәк иде. Боларның барысын сугыштан кайткан инвалидлар белән балалар эшләделәр. Хәзерге көндә бу көтүләрнең икесе генә калды. Хуҗалыкта кечкенә генә сыер көтүе һәм ООО Сабаның 50 баш нәселле кәҗә көтүе. Хуҗалык көтүе чираттан көтелә. Кәҗә көтүендә 1 көтүче. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән бозау көткәннәрне санамыйча, колхоз белән килешү нигезендә, 7 ел көтү көтәргә насыйп булды. Шунысы үкенечле: безнең бу эшләгәннәр бернинди стажга да кермәде, ни өчен дисәң, ул елларда колхозларда хезмәт кенәгәләре алып барылмаган. Без пенсиягә чыкканда ул кенәгәләр булмагач (колхоз белән ике арада язылган килешүләр юкка чыккан), безнең эшләгәннәрне исбатлап булмады.
Яшьлек яшьлек инде ул, ачмы син, ялангачмы, зәгыйфьме - барыбер йөрәк яшь була. Безнең заман балалары да уку йортларына кереп, күбесе зур урыннарда эшләделәр. Шушы урында безнең язмышка насыйп булган бер вакыйганы гына тасвирлап үтәсем килә. Көтү көткән вакытта Саба юлыннан үткән машиналарны санап, йөртүчеләренә кызыгып көннәр үтә иде.
Укырга китәсе килә. Замананың иң данлы вакыйгасы - Чирәм җирләрне үзләштерү чоры башланды. Механизаторларны күпләп әзерли башладылар. Күршем Айрат та һәм авылдан бик күп егетләр укып, чирәм җирләргә киттеләр. Мине Фәйзелхак абый Ишниязов күпме сорап та җибәрми. Миңа тракторист кирәк түгел, көтүче кирәк. ??? Мин фермада таналар карыйм. Шул вакытта абыем Мидехәт армиядән кайтты. Гомуми җыелышка гариза язганнан соң, абыйсы фермага аның урынына эшләргә калса, җибәрәм дигән сүз булды. Бу минем өчен космоска өчу белән бер дәрәҗәдә иде. Ләкин әле бу эшнең башы гына. Мидехәт абыйны бер айга якын әби, әни үгетләп, мин елый-елый, ялынып ризалаттык. Ул миңа гомер буе үпкәләде, гомер буе синең аркада фермада калдым дип. Күрәселәр алда иде әле...
1963 елның 1 гыйнварында 35-40 градус салкын да без яшьтәшем Әюп Сафин белән уку сәфәренә кузгалдык. Сатыш белән Шәмәрдән арасы 30 чакрым. Юлда бер эз юк. Бураннан соң бер җан иясе дә йөрмәгән. Юлга дигән ризык һәм бер пар күлмәк-ыштан салган капчыкны асып икәү зур өметләр белән атлыйбыз.Мин көтү көткәндә дә, башка вакытта да бик күп китаплар укый идем. Соңгы вакытта гына укыган Вилис Лацисның "Канатсыз кошлар" дигән романының эчтәлеген сөйләп барам. Сабаны һәм аның урманнарын узып, яшел наратка җиткәч, Әюп миңа: «Яшьтәш, ике колагың да өшегән бит»,- димәсенме! Колакларымны тотып карасам, икесе дә шыкыраеп каткан. Инде нишләргә? Шәмәрдәнгә әле 15 км барасы бар. Ярый әле, ялгышып колакны сындырып алмадым. Бүрек колакчынын төшереп бәйләп, юлны дәвам иттек.
Ул заманда колхозлар җитен чәчә иде. Эзмә дигән авыл янына аны ташып, кибәннәргә өяләр иде. Юл буеннан читтәрәк шул кибәннәрне саклау өчен сакчыга бер кечкенә генә өй ясалган иде. Без шунда кердек. Өй ягылган, җылы... Каравылчы абыйга хәлне сөйләп бирдек. Ул да безнең өчен бик борчылды. Бәхеткә каршы, әни белән әби миңа юлга дип пешкән каз ите тыккан булганнар икән. Шул каз итенең тиресен алып, ике колакка да шул тирене кулъяулык белән бәйләп, юлны дәвам иттек. Кышкы көн кыска, кич җиткәндә без Шәмәрдәнгә көч-хәл белән килеп җиттек. Рәхмәт яугыры, бер апа безне кунарга кертте. Иртән торып, поездга утырып, Арчага киттек. Лесхоз (Үрнәккә) 20 км тагын җәяү барасы. Колак сызлый, ул инде ишәк колагы кебек шешеп чыкты. Мин, аның сызлавыннан бигрәк, мине укырга алмаслар дип кайгырам. Толангыр дигән авылда кунарга урын табып, иртәгесен уку йортына киттек. Анда килгән бер кешене көн саен комиссия карап, группаларга билгели. Башта Әюп кереп чыкты, яшьтәш, мине 1 группага яздылар дип, сөенеп чыкты. Чират миңа. Йөрәк соңгы чиккә җитеп тибә. Әгәр алмасалар, колагы шешкән дип. Кердем. Комиссиядә 3 кеше: берсе безнең группа җитәкчесе булачак Саттаров Альберт икән. Миңа карап тордылар да: колагыңа нәрсә булды, дип сорадылар. Мин булган хәлне сөйләп бирдем. «Ярар, бу хәлләргә чыдагач, укырга дип килгән бит, тырыш егет икәне күренеп тора, яз әйдә 1 группага»,- диделәр. Саттаров әйткәч, миңа оҗмах ишекләре ачылган кебек булды. Алар медпунктка барып килергә куштылар. Шуның белән хыялларның беренче өлеше тормышка ашты, уку башланды.
Бу урында уку йорты тирәсендәге авылларда яшәгән кешеләргә күңел түрләребездә сакланган зур рәхмәтебезне язып үтәсе килә. Инде аларның күбесе дөньядан киткәннәрдер дә. Урыннары оҗмахта булсын.
Һәрбер авылда өй саен ким дигәндә бишәр кеше фатирга кертәләр иде. Түләве дә юк кына бәя: 30 сум. Ул вакытта укучыларга аена 100-200 сум стипендия бирәләр иде. Без Толангыр авылында бер колхозда рәис булып эшләгән Габделбәр абыйларда 11 кеше тордык. Үзләренең 3 балалары бар, җәмәгате Оркыя апа бик шәфкатьле, сабыр хатын иде. Хәзерге заманда өчәр катлы өйләргә дә бер кеше кертә алмыйлар. Хәзер уйлап утырам да, нинди яхшы кешеләр булган ул заманнарда...
Уку башланды, укучылар ике төрле: целенный һәм авылларына җибәрелүче группалар укый. Безнең группа авылга җибәрелүче группа иде. Безгә өйдә үк авылга кайтасыз дип җибәрделәр, чөнки Мидехәт абый фермада "заложник".
Ул вакыттагы хөкүмәтебезгә рәхмәт: заманына күрә матур итеп киендерде. Иң ошаганы - бүрегенә һәм фуражкасына махсус кокарда куелган баш киемнәре иде. Ул вакытта ялгышмасам, училище бер елга 900гә якын механизатор әзерләп чыгара иде.
Укулар бик каты тәртип белән алып барыла: иртәнге 6дан кичке 6 га кадәр. Әз генә тәртип бозсаң, чаралар каты: стипендияң киселә, зуррак гөнаһың булса, кайтарып җибәрәләр. Бу 1963 ел иде. Безнең группа үрнәк тәртиптә укуларның теория өлешен тәмамлап, Оренбург өлкәсенә практикага җибәрелде Хәзер илебез басуларында чәчелмәгән җирләр ташландык хәлдә яталар дигәч, күңелем белән әрнеп утырам. Безнең чор - сугыш чоры балалары, рөхсәт булса, бөтен җир шарын сукаларга да әзер иде. Җәйнең матур көнендә, июнь ае ахырларында безнең группа - 30 кеше Оренбург өлкәсенең төрле районнарына таралдык. Башта берничә кеше Октябрьский районында, аннары Шарлык районында совхозда эшләдек. Совхоз ул заман өчен бик әйбәт иде. Безнең группа үзен бик яхшы яктан күрсәтте. Безгә эшкә калырга да тәкъдим ясадылар, өр-яңа салынган өйләр бирәчәкләрен әйттеләр. Язмышка язылмагандыр, без беребез дә калмадык, безне бүләкләп, грамоталар биреп озаттылар.
Училищега кайткач, бездән экзамен алып, документлар бирделәр. Кошлар кебек канатланып, туган йортларга кайттык. Колхозда бер ел механизатор булып эшләгәч, Саба АТПсы юлламасы белән Казанда шоферлыкка укып, 7 ел АТПда эшләдем. Аннан мастер наладчикка укып, колхозда техника өлкәсендә наладчик, мастерской, парк мөдире һәм 5ел баш инженер булып өр-яңа мастерской салуда җитәкчелек итеп, аннан ферма механигы булып хезмәт куйдым. Шушы елларда 7 сезон комбайнда эшләдем. 1 сезон Казахстанның Тургай далаларында комбайнда эшләргә туры килде. Читтән торып Минзәлә совхоз техникумын тәмамладым. Пенсиягә чыгар алдыннан соңгы 14 елны ашлык амбары мөдире булып пенсиягә киттем. Шул елларда колхозның күп еллар профсоюз оешмасын җитәкләдем. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте зур безгә, канатсыз булсак та, канатлар куйды. Хәзергесе көндә авылыбызда төзелгән мәчетне салуда хезмәт куеп, шул хезмәттә имам булып торам. Тормыш корып, 3 бала үстердек. Җәмәгатем Нәфисә белән 6 оныгыбызга нәсихәтләр биреп яшәвебезне дәвам итәбез.
Габделәхәт Шакиров,
Сатыш авылыннан имам-хатыйб вазифасын башкаручы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев