Хөкем карары тәрбияли
Суд эшендә хәбәрдарлык һәм ачыклык, киң җәмәгатьчелеккә хөкем эшчәнлеге турындагы мәгълүматны оператив һәм объектив рәвештә җиткерү халыкның хокукый яктан белемен арттыруга ярдәм итә һәм кайберәүләрне гаепләнүчеләр эскәмиясенә утырудан йолып калырга мөмкин. Моның шулай икәнлегенә "Өлкәннәр" клубына йөрүчеләр район суды рәисе Дамир Cабиров белән очрашу вакытында тагын бер кат инандылар.
Нәкъ менә шул максатны күз алдында тотып, район суды укучылар өчен экскурсияләр оештыра, җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итә башлады. Дамир Рәис улы ветераннарны иң элек суд эшчәнлеге белән таныштырды, алга таба очрашуны әңгәмә тәртибендә алып барырга тәкъдим итте. Шактый четерекле сораулар бирделәр ветераннар. Суд тәрбияви орган була аламы, дип тә кызыксындылар. Дамир Сабиров бу сорауга җавап биреп, хөкем карарларының әлеге функцияне үтәүдәге ролен бәян итте. Кеше ялгышкан икән, аның төзәлүенә нәкъ тәрбия һәм мәҗбүр итү чаралары аша ирешелә. Суд үзенең эшчәнлеге, хөкем актларының эчтәлеге белән процесста катнашучыларга теге яки бу дәрәҗәдә тәрбияви йогынты ясый. "Судка экскурсиягә килгән укучылар гаепләнүчеләр вакытлыча тотыла торган караңгы камераларны, тимер читлекләрне күреп, өчтән берсе генә булса да уйлана икән, бу инде үсеп килүче буында кануннарга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү дигән сүз. Гомумән, суд карарларын үтәп, кеше үзенең төзәлүен расларга тиеш. Эшебезнең нәтиҗәсе шунда күренә",- диде рәис.
Федераль судьялар 9 айда 52 жинаять эше караганнар. Материалларның былтыргыга караганда күбрәк керүе законнардагы үзгәрешләр белән аңлатыла. Әйтик, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган йөртүче "права"сын алганнан соң бер ел эчендә кабат эчеп руль артына утыра икән, ул җинаятьче санала. Судья күпчелек очракта аларга карата 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш җәзасы билгеләнүе турында сөйләде. Ягъни җинаять сәясәте җәзаны йомшарту ягына үзгәреш кичерә. Хәзер караклык өчен дә, урланган әйбер 2500 сумга тулмый икән, административ җаваплылык каралган. Әмма йортка кереп яки бәлагә тарыган кешенең әйберен урлаучы җинаятьче санала. Бу очракта урланган әйбернең бәясе роль уйнамый.
Өлкәннәр Рәис Сабировны "Судья булыр өчен армиядә хезмәт итү кирәкме? Тән сакчыгыз бармы?" дигән сораулар белән күмделәр. Суд чыгымнарын җавап тотучыдан түләттерү тәртибе белән кызыксынып, судка бирүнең уен эш түгеллегенә төшенделәр. Ягъни процессны оттырган очракта, каршы як адвокат та яллаган булса, суд аның чыгымнарын да синнән түләттерергә мөмкин. "Безнең иминлек суд процессында тәэмин ителә, аерым тән сакчыларыбыз юк. Очрашуга да ялгызым гына, сезнең чор кешеләрен хөрмәт итеп килдем, сөйләшү эчтәлекле булды дип уйлыйм. Алга таба да мондый очрашуларда катнашырга әзермен",- диде судья. "Көтеп калабыз. Үзебезгә генә сезнең янга барырга язмасын",- диделәр өлкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев