Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хөрмәтле аграр тармак хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы эшчәннәре һөнәри бәйрәмегез белән

Хөрмәтле аграр тармак хезмәт­чән­нәре, агросәнәгать комплексы эшчәннәре!

Октябрьнең икенче якшәмбесендә бил­­ге­ләп үтелүче Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәр­ләре көне ил табынын баетучылар - иген­челәр, терлекчеләр, ит-сөт, яшелчә, ашлык эшкәртүчеләр бәйрәме. Сез үзегезнең ка­ру­сыз хезмәтегез белән районыбызны үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукция белән тәэмин итүгә, икътисадый үсешенә саллы өлеш кертәсез. Бүгенге көндә Татарстан Россия төбәкләре арасында тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы урыннарда икән, монда, һичшиксез, Саба игенчеләре һәм терлекчеләренең дә лаеклы өлеше бар. Табигать сынауларына карамастан, районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында тотрыклылык саклана һәм аграр тармак икътисадтагы нәтиҗәле юнәлешләрнең берсе булып тора. Изге эшегез, туган якка туг­рылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Бәйрәмегез уңаеннан үзегезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек, эшләрегезнең уң, көннәрегезнең аяз булуын телибез. Алга таба да яңадан-яңа үрләр яуларга, халык ихтирамын тоеп эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев