“Имин көпчәк” конкурс-фестиваленнән фоторепортаж
Яз җитеп, велосипедларда йөрүчеләр күбәйгәч, ЮХИДИнең район бүлекчәсе юл хәрәкәте яшь инспекторлары (ЮИД) арасында "Имин көпчәк" конкурс-фестивале үткәрә.
Бу, ярышларны ачкан баш судья Илнур Хәйриев үзенең чыгышында аңлатканча, балалар ике тәгәрмәчле "ат"та юлларда, урамнарда йөргәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләр бар икәнлеген белсеннәр өчен күрелә торган профилактика чарасы. Быелгы конкурс, башка еллардан аермалы буларак, барлык мәктәпләрдән дә ЮИДчылары катнашында узды. Иң элек 9-11 яшьлек 88 бала велосипедта каршылыклар аша фигуралы йөреп күрсәтте. Велосипед, ике генә тәгәрмәчле булганга, йөртүчегә бик буйсынырга да теләми. Сынауны башлаган беренче баланың дистанцияне 51,41 секундта үтүе - моңа мисал.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев