Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җинаять эше кузгатылды

Агымдагы елның 10 июлендә Саба районара тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 109нчы статьясы 2нче бүлегендә каралган җинаять билгеләре, район үзәк хастаханәсе хезмәткләренең үз вазифаларын тиешенчә башкармаулары сәбәпле, саксызлык аркасында үлемгә китерү факты буенча җинаять эше кузгатылды. Башлангыч тикшерү күрсәткәнчә, 2017 елның 10 гыйнварында хастаханәнең тудыру бүлегендә 1988 елның хатынның...

Агымдагы елның 10 июлендә Саба районара тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 109нчы статьясы 2нче бүлегендә каралган җинаять билгеләре, район үзәк хастаханәсе хезмәткләренең үз вазифаларын тиешенчә башкармаулары сәбәпле, саксызлык аркасында үлемгә китерү факты буенча җинаять эше кузгатылды. Башлангыч тикшерү күрсәткәнчә, 2017 елның 10 гыйнварында хастаханәнең тудыру бүлегендә 1988 елның хатынның баласы дөньяга килә. Ике көннән көчле көзән җыеру хәлендәге яңа туган бала республика клиник балалар хастаханәсенә китерелә һәм аңына килмичә март аенда үлә. Суд-медицина экспертизасы күрсәткәнчә, ул дөньяга килгән вакытта баш миенең травма алуы нәтиҗәсендә вафат булган. Хәзерге тикшерү бүлеге тарафыннан ул вакыттагы хәлне ачыклауга юнәлдерелгән комплекслы оператив тикшерү чаралары күрелә. Аның нәтиҗәләре буенча бала табучыга һәм балага медицина ярдәме күрсәтүдә катнашучыларның хәрәкәт-гамәлләренә җинаять-хокук бәяләмәсе биреләчәк. Тикшерү дәвам итә.

Илназ Әхмәтҗанов,

Саба районара тикшерү бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев