КАЙНАР ЛИНИЯ ЭШЛИ
Хәрби хезмәткә алыначак гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан 23-31 октябрь көннәрендә халык өчен "Призывникларның хокукларын яклау" кайнар телефон линиясе эшли.
Гражданнарны борчыган сорауларга, төрле вәзгыятьтәге хәлләргә ачыклык кертергә Татарстан Республикасындагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР хәрби комиссариаты, ТР Президенты аппаратының коррупциягә каршы идарәсе вәкилләре, республикабызның яшь юристлары Союзы, ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре һәм төбәкара багланышлар комиссиясе әгъзалары ярдәм итәчәк. Телефоннар: 8(843)236-40-17, 8(843)236-40-98, 8(843)236-40-62. Консультация бирү вакыты: 10.00-17.00 сәгатьләрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев