“Клублар матурлык өчен төзелми”
"Татарстанда авыл клублары төзелеп тапшырылырга гына түгел, анда эш алып барылырга һәм алар һәрчак халык өчен ачык булырга тиеш.
Без аларны матурлык өчен генә төземибез", - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт йортында 1 декабрьдә узган республика киңәшмәсендә. Бүген "Авыл клублары" программасы буенча төзелгән 46 объектның 45ендә төзелеш-монтажлау эшләре төгәлләнгән. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2013 елга "Авыл клублары" программасы расланган, анда 46 мәдәният учреждениесе объекты кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев