Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Көрәшергә ярамый тынычланырга

Сүзне риваятьтән башлыйк. Бер кол хуҗасының бакчасында эшләгәндә балдак тапкан да, бармагына киеп тә куйган. Шул вакыт моның яныннан алты ат җигелгән зиннәтле трантаста хуҗасы үтеп бара икән. "Минем дә шундый трантасым булсын иде",- уйлап куя кол балдакны сыпырып. Шул вакыт атлар туктап кала һәм фиргавен трантастан төшеп: "Син ничә...

АКШның федераль тикшеренүләр бюросы директоры Луис Фри коррупциягә каршы көрәш темасына багышланган лекциясен шул риваятьтән башлый торган булган. "Моннан бернинди дә нәтиҗә ясамыйм. Әмма тылсымлы балдак кем кулына гына төшмәсен, һәркем теге кол шикелле эшләр иде, чөнки коррупция барыннан да элек кешенең аңында яши. Берегезне дә кимсетергә теләмим. Кайсыгыз башкача уйлый? Әйдәгез, фикерләшик",- дип дәвам иткән ул чыгышын.
Кыскасы, коррупция тылсымлы балдак белән бер, ул һәркемне вәсвәсәләндерә. Бак­саң, россиялеләр аның тәэ­сиренә бигрәк тә тиз бирешә икән. Коррупция дәрәҗәсе буенча 178 ил арасында 154нче урында торабыз. Бездә риш­вәтчелек милли бәла ролендә йөри. Шуңа күрә коррупцияне тулысынча җиңеп булмаганлыгын югарыдагылар да таный, бурыч итеп аның күләмен сизелерлек киметү куела. Һәрхәлдә рәсми документларда шулай диелә. Моның өчен коррупциягә каршы көрәшкә киң җәмәгатьчелекне тарту фарыз.
Безнең районда, мәсәлән, гражданнарның ирек­ләрен һәм хокукларын кысуга кагылышлы коррупция белән бәйле хокук бозулар, ришвәтчелек фактлары турында Саба районының коррупциягә каршы тору буенча комиссия сәркатибе Нияз Заһидуллинга 2-31-97 номерын җыеп шалтыратырга яки электрон почта аша (Niyaz.Zagidullin@tatar.ru.) хәбәр итәргә була. Чара тиз арада күреләчәк. Әмма шунысы факт, 2013-2015 елларда һәм быел "Ышаныч телефоны"на бер генә хәбәр дә кермәгән. Бездә генә түгел, күпчелек муниципалитетларда да шулай. Әллә коррупциясе юк, әллә халык битараф. Инде аптыраганнан, халык кемгәдер эчен бушатырга тиештер дип, кайбер министрлыклар коррупциягә каршы көрәш максатыннан социаль челтәрләрне дә контрольгә ала башлаган. Әйтик, кайбер ата-аналар балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә акча җыю хакында шуларда аралаша икән. Әмма социаль челтәрләрдәге хәбәрләр айсбергның су өстен­нән чыгып торган ягын гына хәтерләтә шул. Су астындагысы күренми. Кинода караганыгыз бардыр, зур күләмдәге ришвәт бирү мәсьәләләре һич кенә дә "Вконтакте"да түгел, ә аулакта, бернинди "жучоклар" кую ихтималлылыгына урын калдырылмаган автомобиль эчләрендә хәл ителә.
"Кайнар элемтә" номерлары ришвәтчелек фактлары турында хәбәрләр көткәндә, җәй көне үземнең дә эш телефоным шалтырады. "Малайны укырга кертәсе иде, синең фәлән уку йортында таныш-белешләрең юктыр. Кертү 50 меңнән башлана икән",- ди таныш тавыш. Кая инде безгә андый әшнәлек, җәмәгать! Аннан соң ришвәт тапшырганда арадашлык итүченең да башыннан сыйпамыйлар. Шуңа күрә таныш-белешләре булып, арадашлыкка алынучылар белеп торсын: моның өчен ришвәт күләменнән 15-70 тапкыр артык суммада штраф салырга яки түләрлегең булмаса, утыртып та куярга мөмкиннәр. Монысы "Әле кем ала икәнен белсәк, бирер идек" дип, кулларына акча тотып, балаларын укырга кертергә йөрүче ата-аналар колагына.
Медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең дә үз хокукларын белүләре зарур. 1990-2000 еллардагы икътисади кризислар чорында бу тармак авыр хәлдә иде. Медицина хезмәткәрләренә кемнәрдер күчтәнәч ташыды, кемнәрдер ак халат кесәсенә акча салды. Бүген медицина хезмәткәрләренең хәлләре мөшкел түгел, ләкин "табибка акча бирергә" дигән төшенчә яман гадәт булып һаман кала килә. Җитмәсә, медицинаны икегә - түләүлегә һәм бушлайга аеру төзәлеп барган чиргә рецидив булды.
Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев