Курсабаш авылы халкы яңа басмага сөенеп туя алмый [+фото]
Хәзерге заманда үз хуҗалыгында нидер төзеп кую белән халыкны шаккаттырып булмый, ә менә үз кесәңән акча чыгарып, авыл халкы өчен нидер төзеп куйсаң, монысына инде икенче караш. Аллага шөкер, безнең Курсабаш авылында да мондый кешеләр яши.
Моннан берничә ел элек Исламгалиев Майс абыйларның олы малае авылыбызны нурга күмеп мәчет төзеп куйса, икенче малае Ленар күпер һәм юл кырыйларын чистарту эшен генә дәвам итеп калмыйча, яңа күпер-басма төзеп куеп, авыл халкын сөендерделәр. Шушы Изге эшләре өчен авылдашларыбыз Исламгалиев Ленар, Зарипов Сабир абыйга һәм башка булышучы егетләргэ Авыл халкы исеменнэн Зур рәхмәтебезне белдерәбез! Эшләгэн изгелеклэре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтып, теләгән теләкләре кабул булып рәхәт яшәсеннәр! Без Сезнең белән Горурланабыз!
Авыл халкы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев