Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Лесхоз бистәсендә урнашкан Өлкәннәр йортында "Өлкәннәр - Сез тормыш бизәге!" дип исемләнгән хөрмәтләү тантанасы үткәргәннәр [+фото]

1 октябрь көнне без, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп, һәм Мишә авыл җирлеге хезмәткәрләре Лесхоз бистәсендә урнашкан Өлкәннәр йортында "Өлкәннәр - Сез тормыш бизәге!" дип исемләнгән хөрмәтләү тантанасы үткәрдек. Бәйрәмне Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шәрәфиев Таһир Габдрахман улы ачып җибәрде. Шулай ук Теләче районынан килгән кунакларыбыз да...

1 октябрь көнне без, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп, һәм Мишә авыл җирлеге хезмәткәрләре Лесхоз бистәсендә урнашкан Өлкәннәр йортында "Өлкәннәр - Сез тормыш бизәге!" дип исемләнгән хөрмәтләү тантанасы үткәрдек. Бәйрәмне Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шәрәфиев Таһир Габдрахман улы ачып җибәрде. Шулай ук Теләче районынан килгән кунакларыбыз да иң җылы теләкләрен җиткерделәр. Лесхоз Өлкәннәр йорты җитәкчесе Нургалеев Илһам Хашим улы да әби-бабайларны бәйрәм белән котлады, аларга иң изге теләкләрен юллады һәм истәлекле бүләкләр белән мактау кәгазьләре тапшырды. Бәйрәм һәркемнең күңеленә бик хуш килде, әби-бабайларыбыз рәхмәт хисләре белән яңадан очрашулар теләп калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев