Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Малкайларга яңа торак [+фоторепортаж]

Терлекләрдән мул продукция алу өчен сыйфатлы азык һәм яхшы тәрбиядән тыш, асрау өчен уңайлы һәм якты тораклар кирәк.

Районның күпчелек ху­җа­­лыкларында терлек­ләр уңайлы торакларда за­манча технологияләр файдаланып асралса да, СССР заманында төзелгән таш абзарлар да бар әле. Болар күпчелек кечкенә авылларда сакланып калган.

Мисалга, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприя­тиесенең Тенеки авылында да 50нче елларда салынган тораклар бар иде. Быелгы җәйдә аларны яңартып, заманча шартлар булдырганнар.

-Бу торакларда сарык­лар да тотылды элек. Җимерек хәлдә иде инде, дәүләт программасы ни­ге­зендә капиталь ремонт ясалды, - дип сөйли хуҗалык зоотехнигы Эн­җе Хаҗиева.

100 башка исәпләнгән әлеге торак­ның шифер түбәсе, ис­кергән агач ишекләре калайга алыштырылган, җир идәне дә таштан (бетон) җәелгән. Торак янында ук терлекләрне ясалма орлыкландыру өчен җайланма эшләп куелган. Түбәнең поликарбонаттан эшләнгән өлеше торак эченә яктылык бөркеп тора. Кыскасы, идәннән алып түшәмгә кадәр капиталь ремонт үткәрелгән. Агартып, пөх­тәләп куелган мал торагы кунак өе кебек. Бүген, җомга көн итеп, бирегә маллар да кертелә. Аның янәшәсендәге, 100 баш мал сыйдырышлы икенче торакка да күптән түгел генә шундый ук реконструкция эшләре башкарылган иде.

Дәвамын газетабызда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев