Мәрхәмәтлелек чикләрне белми
Районда физик мөмкинлекләре чикле 221 бала бар
Планетабызда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә башлаганга 30 ел булды.
Шушы чорда дөньяда аларның саны кимеми, киресенчә, үсү ягына үзгәрә. Чөнки кешенең гомер озынлыгы артса да, яшь барыбер үзенекен итә, йә күрү сәләте чикләнә, йә коляска кирәк була башлый. Быел Инвалидлар көне “Барлык кимчелекләр дә күренми” дигән тема астында үтә һәм декабрьнең беренче ункөнлеге тулысы белән физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүгә багышлана. Имгәнү ерак йөрми, шуңа да бу тема миңа кагылмый, дип әйтергә ярамый.
Ункөнлек башлану уңаеннан район инвалидлар оешмасы идарәсе утырышы булды. Президиум әгъзалары һәм чакырылган кешеләр алдында оешма рәисе Әмин Миңнегулов чыгыш ясады. Ул иң элек 29 ноябрьдә Татарстан Республикасы инвалидлар оешмасы идарәсе утырышында күтәрелгән мәсьәләләр белән таныштырды. Йортларда, социаль учреждениеләрдә коляскадагылар өчен “Уңайлы мохит” программасы буенча шартлар тудыру төп проблема булып калуы әйтелде. Бу эш “әйдә, ярар”га башкарылмаска тиеш.
Аннары утырышта катнашучыларга инвалидлар ункөнлеге уңаеннан район башлыгы карары белән расланган чаралар планы җиткерелде. Билгеләнгәннәрнең үтәлеше өчен район үзәк хастаханәсе, социаль яклау идарәсе, “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, инвалидлар оешмасы, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре җаваплы. Ункөнлектә ялгыз яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең өйләрендә булып, тормыш-көнкүреш шартларын өйрәнү, кирәк булганда матди, социаль-психологик ярдәм күрсәтү, инвалид балаларның өйләренә барып табиблар каравы оештыру, ташламалы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсендә консультацияләр бирү, хәйрия акцияләре, тематик кичләр үткәрү күздә тотыла. Һәм, әлбәттә, күп кенә спорт чаралары да планлаштырылган. Ни әйтсәң дә, инвалидларның күпчелеге актив тормыш позициясендә яши һәм бәйгеләрне көтеп ала. Спорт чаралары белән тулырак инвалидлар һәм ветераннар белән эшләүче оештыручы тренер Рәшит Кәримов таныштырды. “Быел үзләренең соравы буенча өлкәннәр арасында шашка һәм шахмат турнирын 5 декабрьдә “Саба-Арена”да аерым үткәрәбез. Кемнәр килә ала, барлык инвалидларны да чакырыгыз. Алга таба, 6 декабрьдә Шәмәрдән “Яшьләр” спорт үзәгендә начар күрүчеләр өчен Шоудаун теннисы ярышлары була. Кукмарадан да киләчәкләр. Шуңа күрә нык әзерләнергә, сынатмаска кирәк. Тырышлыгыгыз бушка китми. Быел инвалид спортчылар 15кә якын төрдәге республика ярышларына барды һәм гомумкоманда исәбендә еллык нәтиҗә буенча 1нче урынга чыкты. Бу инде, ялгышмасам, 5нче ел рәттән ирешелгән югары күрсәткеч”, – дип аңлатты тренер.
Икенче көн тәртибе буенча район инвалидлар оешмасы рәисе булып эшләгән Рәшит Кәбировка нык авырып китүе сәбәпле матди ярдәм күрсәтү мәсьәләсе каралды. Карар бертавыштан кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев