Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Май бәйрәмен йомырка җыеп каршыладык

1 май "Йомырка жыю" бәйрәме.

1 май-тынычлык, үзара татулык, илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен халык бәйрәме.     Бу ай табигатьнең яшәрүен, яз белән бергэ жылы килүен, киң кырларда, бакчаларда эш башлануын аңлата.              Халыкның йола- бәйрәмнәре -яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак, чөнки ул халыкның рухи байлыгын, милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен буыннан-буынга җиткерә.     Халкыбызның милли йолаларын балаларга тапшыру максатыннан без Сабаның "Әллүки" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә "Йомырка җыю" йоласын үткәрдек. Балалар саф һавада төрле уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Бэйрэм ахырында йомырка белән сыйландылар, үзара тәмле конфетлар өләштеләр. Бәйрәмгә тагында ямь өстәп кояшта җылы нурларын сипте, һавада яз исе белән тулган иде. 
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә гореф -гадэтлэр белэн таныштыру, халкыбызның матур йолаларының өлешчә генә булсада саклануына күңел сөенә. Балалар бакчада һәм гаиләдә милләтара дуслыкны, бердәмлекне күреп, аңлап үсәләр.


Гөлшат Солтанова,
Сабаның 2 нче номерлы "Әллүки" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев