Намуслы хезмәтләре өчен райондашларбыз бүләкләнде [исемлек]
Район авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, күрсәткән һөнәри осталыгы өчен җаваплылыгы чикләнгән "Саба ПМК Мелиорация" җәмгыяте хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы инженеры Надель Шамил улы Үтәгәнов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәтләре өчен Юлбат, Мишә авыл җирлекләре башлыклары Талип Рәшит улы...
Район авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, күрсәткән һөнәри осталыгы өчен җаваплылыгы чикләнгән "Саба ПМК Мелиорация" җәмгыяте хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы инженеры Надель Шамил улы Үтәгәнов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәтләре өчен Юлбат, Мишә авыл җирлекләре башлыклары Талип Рәшит улы Шәмсиев, Азат Хөрмәт улы Гатиятуллин Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен башкарма комитетның мәдәният бүлеге баш белгече Лилия Раиф кызы Якубова, башкарма комитетның оештыру бүлеге документлар әйләнеше секторы мөдире Алсу Шамил кызы Габдерахманова, архив бүлеге начальнигы Альбина Нәкыйп кызы Сираҗетдинова Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Кулланучылар кооперациясе системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Икмәк" җәмгыятенең Эзмә кибете мөдире Резидә Рафаел кызы Сафиуллина Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Инвалидлар арасында актив җәмәгать эше алып барганы өчен район инвалидлар оешмасы рәисе Рәшит Габделхәй улы Кәбиров Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
31нче район аптекасы мөдире урынбасары Рузия Васил кызы Закирова Бөтенроссия "2017 елда урта медицина һәм фармацевтика белемле "Иң яхшы белгеч" конкурсының республика этабында I урынны яулап, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде.
Җирле үзидарә органнарына транспорт хезмәте күрсәтүдә күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Яшен" җәмгыяте шоферы Илсур Нур улы Галиев Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев