«Нарат» боз сараенда тимераякта узышу ярышлары үткәрелде [+фото]
27 майда «Нарат» боз сараена йөрүче мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр командалары арасында тимераякта узышу ярышлары үткәрелде.
Анда районыбыз балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче өч малай һәм өч кыз составындагы 16 команда катнашты. «Бәләкәч», «Салават күпере» балалар бакчаларыннан 3әр команда булып тупланып килгәннәр иде. Бәйге барышында балалар берсеннән-берсе көчле, җитез, ныклы әзерлекле икәнлекләрен расладылар. Бу әлбәттә, алар белән эшләгән тренерларның зур тырышлыгы нәтиҗәсе. Нәни спортчылар бәйге шарты буенча эстафета, капкага туп кертү һәм башка уен төрләрендә көч сынашып, осталыкларын күрсәттеләр. Тимераяк киеп артка таба йөрү осталыклары аларга көч биреп торырга килгән әти-әниләрне, тәрбиячеләрне тагын бер кат сокландырды. Бәйгенең киеренкелегеннән, балаларның җиңүгә булган омтылышыннан гүя боз да «кызды». Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Салават күпере» (Шәмәрдән), икенче урынны «Әллүки» (Саба»), өченче урынны «Бәләкәч» (Саба) балалар бакчалары командалары яулады. Җиңүчеләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев тәбрикләп, бүләкләр тапшырды. Бәйгедә катнашкан бер генә бала да бүләксез калмады. Шулай ук балаларны «Нарат» боз сараена йөртүдә куйган хезмәтләре өчен тәрбиячеләргә, аларның ярдәмчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Балаларны шатландырган әлеге бәйге киләчәктә районыбызның булачак спортчыларына юл башы булып, яңа җиңүләргә рухландырса иде.
Фәридә Вилданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев