Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Әнвәр Гафиятуллин Казан-Мәскәү маршруты буенча Идел буйлап круизда йөзеп кайтты

Байлар Сабасында яшәүче, озак еллар район ветераннар советын җитәкләгән Әнвәр Гафиятуллин Казан - Мәскәү маршруты буенча Идел буйлап круизда йөзеп кайтты.

Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, сугыш хәрәкәтләре алып барган частьларда хезмәт иткән ветераннарны - барысы 153 пассажирны үзенә алган "Очарованный странник" теплоходы 11 шәһәр портына килеп туктый. "Безне барысы да бик җылы каршыладылар, Ватан сугышы музейларында һәм башка тарихи истәлекле урыннарда булдык, һәйкәлләргә чәчәкләр салдык, Мәскәүдә Ленин мавзолеена алып керделәр. Гомумән, круиз бик ошады, теплоходта тудырылган уңайлыклар искиткеч иде, безгә 25ләп кадет хезмәт күрсәтте",- дип тәэсирләре белән уртаклашты ветеран. Әмма көтелмәгән хәл дә килеп чыга: куе томан сәбәпле, теплоход Идел судно юлының 1398нче чакрымында комга утыра. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмый. "Ә без аны белмәдек тә. Миңа, мәсәлән, Екатеринбургтан, комга утыргансыз икән, дип онык шалтыратты. Бер тәүлектән соң буксир тартып чыгарды. Шуның өчен сәяхәтне бер тәүлеккә озайттылар да, шул ягы әйбәт булды",- дип сөйләвен дәвам итте Әнвәр абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев