Олы Кибәче авылы жирлегендә Кече Кибәче, Олы Кибәче, Төбәк авылы халкы белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде [+фоторепортаж]
27 март көнне - Олы Кибәче авылы жирлегендә Кече Кибәче, Олы Кибәче, Төбәк авылы халкы белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.
Нәүрүз бәйрәмен тантаналы тостә авыл жирлеге башлыгы Сафин Айрат Камил улы ачып жибәрде. Бәйрәмнең топ эчтәлеге Нәүрүзбикә(Шәвәлиева Гөлназ), Кыш бабайның(Яруллин Хабибрахман) көч сынашуында булды. Озак кына көч сынашканнан соң Нәүрүзбикә Кышны жиңде һәм бәйрәм клуб мөдирләре хәм узешчәннәрнең концерт номерлары, кызыклы уеннар белән дәвам итте. Уеннарда катнашкан барлык уенчыларга буләкләр бирелде. Соныннан кайткан кунаклар, авыл халкы үзбәк плавыннан, коймактан авыз иттеләр. Бәйрәмне үткәрүдә авылдашыбыз Шафиков Рифкать абыйда узеннән зур өлеш кертте. Бәшәров Гөлус кечкенә дусларыбызны узенең тәмле мамыгы белән сыйлады. Нәүрүз бәйрәмендә олысы да - кечесе дә куңелле ял иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев